ВӘГЪДӘЛЕ с. 1. 1) Нәрсәне дә булса эшләргә, башкарып чыгарга ризалык белдергән. Әгәр кумаса, әгәр иреннәреннән бер үптереп кенә яки берәр вәгъдәле җылы сүз пышылдап кына кире җибәрсә дә, ул барысын да аңлар иде. Ә.Еники 2) этн. Вәгъдә биргән, вәгъдәләшкән, өйләнергә яки кияүгә чыгарга ризалык биргән, килешенгән, сүз куешкан. Ул кыз бала күптән вәгъдәле инде. Туй көннәрен генә билгелисе калган. Ф.Әмирхан 3) Алдан билгеләп куелган. Көннәр бик тиз уза. Вәгъдәле көн дә җитеп килә. М.Укмасый 4) Әйткән сүзендә нык торган . [Геннадий:] Фәрит бик вәгъдәле кеше икән. Әгәр дә нәрсәне дә булса, эшлим, дип тотына икән, һичшиксез башкарып чыга. Казан утлары 2. и. мәгъ. Вәгъдә куешкан кеше, өйләнешү турында сүз беркеткән кеше. Кичәгә нур өстенә нур булып коелганы – ул вәгъдәлеләр тантанасы. Э.Касыймов |