ВӘГЪДӘЛӘШҮ ф. 1) Вәгъдә куешу, килешү, сүз беркетү. Кайдадыр очрашалар, сөйләшәләр, вәгъдәләшәләр дә эшне бетерәләр. Г.Ибраһимов . Шул арада, бер-берсенә генә ишетелерлек, өзек-өзек шыпырт кына тавыш белән, вәгъдәләшә иделәр. Ш.Камал

2) этн. Өйләнешергә сүз куешу. Алар җәйгә, Һашим кайткач, туй итәргә вәгъдәләшкәннәр. Г.Әпсәләмов . – Ул – алтынчылар, зәргәрләр нәселеннән. Мин аның белән сүз куештым... Вәгъдәләштек инде. Казандагы иң маһир зәргәр Галиәкбар оста кызы, – диде Шәһит. Ф.Латыйфи . Мин ул егет белән вәгъдәләштем инде. Аннан башка беркемгә дә бармыйм. Ф.Хөсни . Вәгъдәләшкән кызымны бер мужик малае кулымнан тартып алсын да, мин баш иеп калыйм, имеш. М.Фәйзи

Вәгъдәләшеп йөрү Әле, хәзерге вакытта вәгъдәләшү йолаларын үтәү белән мәшгуль булу

Вәгъдәләшеп кую Алдан вәгъдәләшү, вәгъдәләшергә өлгерү. Нигә? Нигә гөнаһ булсын? Минем колагымны тешләтеп, вәгъдәләшеп куярга аларның ни хакы бар? Колагымны тешләгән, дип кенә, яратмаган кешемә ничек барыйм мин? М.Фәйзи. Ә Зөһрә белән Батырҗан күптән инде вәгъдәләшеп куйган булганнар. Ф.Яруллин

Вәгъдәләшеп тору Әле, хәзерге вакытта вәгъдәләшү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә