ВӘГЪДӘЛӘ’Ү ф. сир. Берәр нәрсә бирергә яки башкарырга ышандыру, вәгъдә итү. Кайчан кайта соң инде ул? Һаман вәгъдәлисез дә вәгъдәлисез. А.Шамов. Ә 1939 елны әти, татар язучылары арасында беренчеләрдән булып, орден белән бүләкләнде. Бу инде – аның киләчәк юлының якты нурлар астында гына барачагын вәгъдәли иде кебек. К.Гыйззәтов

Вәгъдәләшеп кую Алдан вәгъдәләү

Вәгъдәләп тору Һәрвакыт, даими вәгъдәләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә