ВӘГЪДӘ’ КӨНЕ и. 1) дини Ислам динендә бәндәнең кавышу көне, тәкъдирдә, язмыш (ләүхелмәхфүз) китабына алдан язып куелган көн, шунлыктан, никах, кавышу кебек олы эшләр, шушы алдан билгеләнгән вәгъдә көне җитү белән, сәгатендә булмыйча калмый, дигән ышанудан. Күрәсең, хәзергә әле вәгъдә көне генә җитмәгән. Ф.Хөсни

2) Туйга, никахка яки берәр эшкә вәгъдәләшкән көн. Вәгъдә көне иртәгә бит, мин нишлим? М.Мәһдиев . Вәгъдә көне дә җитеп, түземлек тә төкәнә башлады. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә