ВӘГЪДӘ’ ИТҮ ф. 1) Нәрсә дә булса эшләргә сүз бирү, үз өстеңә йөкләмә алу. Инде, вәгъдә иткәнгә, каберен ныгытыйм, ташлап китмим, вәгъдәне җиренә җиткерү өчен, шунда каберен саклыйм, дидем. Мәҗмугыл хикәят . Кырым, көне буе ял итүче, дәваланучы халыкка матур сәгатьләр вәгъдә итеп, уянып килә иде. М.Мәһдиев . Сабан туена йон кофта алырга, шәллек мамык җыярсыз, дип, мамык кәҗәсе асрый башларга вәгъдә итәм. Ә.Гаффар 2) Берәр нәрсә бирергә ышандыру. Хаҗи әфәнде вәгъдә иткән егерме биш сумны бирер, аннан гына тормас. Ш.Камал 3) Үз эшендә яки берәр өлкәдә уңышларга ирешәчәгенә өмет тудыру. Ул – бердәнбер эшче театры һәм күп нәрсәләр вәгъдә итә торган театр. М.Җәлил |