ВӘГЪДӘ и. гар. 1) Берәр нәрсәне эшләргә, үтәргә, башкарырга ышандырып әйтелгән, үз ризалыгы белән алынган йөкләмә; нәрсә дә булса үтәргә, эшләргә бирелгән сүз. Тик менә шунысы бар: быел яздан ук, Габделкаюмга, Казанга җыен кунакларын алырга барганда, сине дә утыртып җибәрермен, Казан күреп кайтырсың, дип биргән вәгьдәм бар иде. М.Гали . Әллә кичәге вәгъдәсе исеннән чыкты инде. Ш.Камал . Минем көй чыгарырга биргән вәгъдәмне үз файдаңа бормакчы буласыңмы? М.Фәйзи . Ләкин ул да биргән вәгъдәсен үтәмәде. Г.Ибраһимов 2) Ант; ихлас биргән, үтәлүе мәҗбүри булган сүз. Вәгъдәңне, сәүдәгәр сүзенә, Казан-йортка тугрылыгыңны кан белән беркетү фарыз. Ф.Латыйфи 3) Нәрсә дә булса эшләү яки эшләмәү турында үзара килешү, алдан сүз беркетү. Бәлки, чын да вәгъдәң бардыр, Парлашып ял итәргә. М.Җәлил . Вәгъдә буенча, алдагы базар көнне, төнге сәгать уникеләрдә, тар, караңгы тыкрыкка, акрын гына атлап, сиртмәле тарантас җигелгән ат килеп керде. М.Мәһдиев 4) Егет белән кызның гомергә бергә булырга сүз куешуы. Саҗидә белән Илдарның вәгъдәләре бар икән, Үзләре дә бик пар килгән, Уйлары да пар икән. М.Җәлил 5) сөйл. Алдан килешенгән вакыт, билгеләнгән срок. Шулвакыт, вәгъдәсе җиткәч, Габденнасыйр, һөнәргә өйрәнер, дип, Габделкаюмны, Казанга илтеп, балтачы Әхмәтҗанга өйрәнчек малайлыкка бирде. М.Гали 6) иск. кит. Язмыш тарафыннан билгеләнгән вакыт . Белмәссең, бәлки, Ходайдан вәгъдә җитмәсә, терелеп тә китәр. Г.Камал ◊ Вәгъдә алу Икенче якның өйләнешергә ризалыгын алу. Кыз ягының вәгъдәсен алдык инде алуын. Хәзер алда туй мәшәкатьләре тора. Казан утлары. Вәгъдә бирү 1) Нәрсә дә булса эшләргә яки эшләмәскә сүз бирү, ант итү. Әйткәне хак иде, вәгъдәне биргән иде. Ф.Латыйфи; 2) Ышандыру, сүзен ныгытып кую. Әткәй-әнкәй алдында биргән вәгъдәм өчен, Салават баһадирның Мәргәне каберендә эчкән антым өчен, мин еланнарга очрамаска, боларның агуы белән зәһәрләнмәскә тырыштым. Г.Ибраһимов . Ул Газинурдан биргән вәгъдәсен онытмаска, укырга, берәр һөнәргә өйрәнүен үтенгән. Г.Әпсәләмов; 3) Сөйләшеп килешү, сүз беркетү; бер сүздә булу турында алдан килешеп кую; 4) Егет белән кызга карата: өйләнешү турында үзара сүз беркетү, килешү; 5) Егет белән кызны өйләндерергә ике якның да уртак килешүе, сүз беркетү. Ходайга тәвәккәлләп, Гаптерәшиткә вәгъдә бирикме әллә, кызым? М.Фәйзи. Вәгъдә бозу Биргән антын, сүзен үтәмәү, яки үтәүдән бөтенләй баш тарту. Мин Галләмгә биргән вәгъдәмне боздым. М.Фәйзи. Вәгъдәдә тору Биргән вәгъдәсен үтәү. Вәгъдәдән кайту к. вәгъдә бозу. Кичәге вәгъдәгездән, шаять, кайтмагансыздыр бит? Г.Кутуй. Вәгъдә йоту к. вәгъдә бозу. Безнең атлар бик шәп түгел, Үр куяны тотарга; Әллә, җаныем, саташтыңмы, Вәгъдәләрең йотарга? Җыр. Вәгъдә куешу Үзара килешеп вәгъдәләшү. Ахырында, Батыргали агай илә икәү бергә, дус-ишләргә сиздермичә генә, сугышка китәргә вәгъдә куештылар. Ш.Мөхәммәдев. Вәгъдә кую к. вәгъдә бирү. Мәрьямне, мин кайтмый торып, Мәхмүткә бирергә вәгъдә куймагыз. М.Гафури. Вәгъдә кылу к. вәгъдә итү. Аталарына каршы торып булса да, кылган вәгъдәсенә хилафлык итмәс өчен тырышты. М.Гафури. Вәгъдәсен вак таракан ашау к. вәгъдәсен вак тараканга ашату. – Әй, бушка лыкылдау гына булып калды ла ул! Вәгъдәне вак таракан ашады. Район алдында оятлы гына булдык, – диде. Г.Бәширов. Вәгъдәсен вак тараканга ашату Әйткән сүзен, вәгъдәсен үтәмәү. [Мәликә апа] Сиңа, йөз мәртәбә, уенчык алып бирәм, дип вәгъдә итә, әмма вәгъдәсен гел вак тараканга ашата. Г.Ахунов. Менә шушы ханым үзе кыю, үзе ягымлы, вәгъдәсен беркайчан да вак тараканга ашатмас, әйткән сүзен ул егылып үлсә дә үти, эшне оештыра белә. Г.Ахунов |