ВӘГАЛӘ’ЙКЕМӘССӘЛАМ ы. гар. Очрашканда кулланыла торган «әссәламегаләйкем» сүзенә каршы сәлам кайтару сүзе («сезгә дә тынычлык, иминлек телим!»). Һәр хәрефне җиренә җиткереп, тавышны борынгарак җибәреп һәм сузып, булачак мулла сәламне кайтарды: «Вәгаләйкемәссәлам». Г.Исхакый. Вәгаләйкемәссәлам, хаҗи әфәнде, әйдә, хуш киләсез. Ш.Камал . Вәгаләйкемәссәлам, Байморат. Әйдә, теге якка узыйк. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә