ВӘГАЗЬЧЕ и. 1. Вәгазь сөйләүче, үгет-нәсыйхәт бирергә яратучы кеше; вагыйз. Туйдым инде бу вәгазьчеләрдән. Бөтенесе өйрәтә, киңәш бирә. М.Әмир

2. с. мәгъ. Нинди дә булса бер фикер, караш таратучы, пропагандалаучы. Татарның ул чордагы язучыларыннан Муса Акъегетзадә, Заһир Бигиев, Гафил бине Габдулла, Закир Һади, Фатих Халиди һәм башкалар кебек, Г.Камал – вәгазьче, әхлакчы язучы түгел. М.Гали // Һәркайда үгет-нәсыйхәт сүзләре сөйләп, акыл биреп йөрүче. Синең вәгазьче дустың үзенең гадәтен ташламый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә