ВӘГА’ЗЬ-НӘСЫЙХӘТ җый. и. гар. кит. Акыл өйрәтеп сөйләгән сүз, үгет-нәсыйхәт . Бер кермәсә, бер керер, дигән ният белән, телевидение, радио аркылы да вәгазь-нәсыйхәт кылабыз. Г.Исхакый . Хәзер бөтен педагогия голәмасы, коры вәгазь-нәсыйхәт һәм кушу белән, шәкертләрне бер мәсләктә тәрбия итүдә дөньяга һичбер төрле нәзар бирә алуны мөмкин тапмыйлар. Ф.Әмирхан . – О, тагын вәгазь-нәсыйхәт, – диде Закиров, кулларын бутап җибәреп. А.Шамов . Нәрсәдер бар синең бу вәгазь-нәсыйхәтеңдә. А.Шамов |