ВӘГАЗЬЛӘ’Ү ф. иск. кит. Үгет-нәсыйхәт бирү, үгетләү, акылга өндәү. Аннары, басуга чыгып, мулла безне бик нык вәгазьләде, бар гөнаһлардан тәүбә кылырга кушып, икешәр рәкәгать намаз укытты. М.Гали . Атасы, хатыңны еш яз, укуыңны тизрәк бетереп кайт, дип вәгазьли. Г.Ибраһимов Вәгазьләп алу Бераз вәгазьләү, тиз-тиз, кыска вакыт арасында вәгазьләү. Яшьләр арасында чагыр турысында сүз кузгалса да, Фәтхулла агай бик нык каршы торды һәм азрак вәгазьләп алды. Ш.Камал Вәгазьләп йөрү Кемгә яисә кемнәргә дә булса әледән-әле вәгазь уку. Син монда абыйны вәгазьләп йөрисең йөрүен дә, дәресләреңне укыганмы? Ф.Әмирхан . Кеше вәгазьләп йөргәнче, бөтенләй үзең укып чыксаң, яхшырак булыр иде. Ф.Әмирхан Вәгазьләп карау Вәгазьләргә омтылу. – Ходайга шөкереңнән гаҗиз булырга кирәк; «эчем поша», имеш, ни дигән сүз ул, башыңа нинди кайгы төшкән соң синең? – дип, вәгазьләп карады. Ф.Әмирхан . Фәтхулла хәзрәт, төрле кыяфәтләргә кереп, мине вәгазьләп тә карады, җәһәннәм белән куркытып та карады. Ф.Әмирхан. Нишлим соң инде, әти, мин аны инде бик озак вәгазьләп карадым. Г.Камал Вәгазьләп тору 1) Әле, хәзерге вакытта вәгазьләү. Шулай торганда, аны староста дәшеп алды: – Әй, нәрсә вәгазьләп торасың тагын анда?.. Г.Бәширов 2) Һәрвакыт, гел вәгазьләү. Ә менә сезне ниндидер милли мәмләкәт төзергә вәгазьләп торган бу адәм – Чирканды мулласы малае! В.Нуруллин Вәгазьли башлау Вәгазьләргә тотыну Вәгазьли бирү Бернәрсәгә карамастан, вәгазьләүне дәвам итү Вәгазьли төшү Тагы да бераз вәгазьләү |