ВӘГАЗЬ и. гар. 1) Үгет-нәсыйхәт, яхшылыкка өндәү, акыл бирү. Вәгазь рәвешендә язылган китапларның никадәр тәэсире булачаклыгын күрәсебез килә. Ф.Әмирхан . Вәгазь тыңлау күңелне йомшарта һәм безне кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясарга этәрә. Г.Исхакый 2) дини Җомга һәм дини бәйрәмнәрдә күмәк намазлар укыганда, мәчеттә – имамның, дини мәҗлесләрдә Коръән укучының, гыйбрәтләр китереп, дини нәсыйхәт бирү төсендәге чыгышы; хөтбә. Милләтебезнең терәкләре – байлар, сез – малларыгыз белән, газиз динебезнең баганалары – муллалар, сез – вәгазьләрегез белән бу ярдәмне, беренче нәүбәттә, сез күрсәтергә тиешсез. К.Тинчурин. Менә мәчеттә, безнең кебек ярлы, зәгыйфь кешеләрне рәнҗеткән байларга азрак вәгазь бирер идең, хәзрәт. Ш.Камал 3) Үгетләп, өйрәтеп, акылга өндәп, димләп сөйләнгән сүз(ләр). Безнең яшь язучы шагыйребезгә хас --- агитация, вәгазь юк диярлек, аз. Г.Нигъмәти . Яратмыйм шундый вәгазе белән тыгылган кешене. Г.Бәширов. Хәзер әти-әнисенең вәгазьләре янына Вәсиләнең дә тавышы кушылып китә. А.Гыйләҗев. Үзләренең бүлмәсенә кайткач, ул әлеге «шахмат уены» турында шактый үтемле бер вәгазь сөйләп алды. Г.Ахунов |