ВӘ’-ВӘ иярт. Бала елаган тавышны белдерә. Улым башта матур итеп елмайды, аннары, авызын бөрештереп, «вә-вә» дип елап җибәрде. М.Мәһдиев . Яшьтәш исә, әнисенең беренче оныгын күтәреп, «вә-вә-вә» дип көйли. М.Мәһдиев . Гайшә, Вәлине үчекләгән кебек, авызын бозып, «вә-вә-вә» дип куя. К.Әмири. Күрше бүлмәдәге баланың «вә-вә» дип елаганы ишетелә. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә