ВАҺҺАБЧЫЛЫК и. Мөхәммәд бине Габделваһһаб исеменнән: XVIII гасырда Гарәбстанда барлыкка килгән, гарәп кабиләләрен берләшүгә һәм төрек басып алучыларына каршы көрәшкә чакырган дини-сәяси тәгълимат; XIX гасырда бу тәгълимат беренчел прогрессив характерын югалта, хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында рәсми идеология булып тора. Рәсәйдә соңгы сәяси вакыйгалар, кайбер дин әһелләренең, татар дөньясын ваһһабчылык идеяләре басып китте, дип лаф орулары үзебезнең дини мәгариф системасын булдыруның нинди мөһим эш икәнлеген тагын бер мәртәбә искәртте. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә