ВА’ХТА и. голл. 1) махс. Корабль иминлеген, тынычлыгын тәэмин итү өчен, билгеле бер урында дежур тору. Бергә учебный отрядта булдык, бергә хезмәт итәбез, төнге вахталарда туган өйне сагынып гөрләшәбез. М.Мәһдиев. Хәйдәр Ваняның бушлатын салдыра да, --- көч-хәл белән генә рульне тотып торучы иптәшен алмаштырып, вахтага баса. Г.Әпсәләмов. Бүген вахтаның урыны – бакта түгел, ә капитан күпере янында. Ә.Хәбибуллин

2) Кайда да булса озак вакыт дежурда тору. Шулай Казанга кадәр шәп кайттык, тоткын кыз ашамады-эчмәде, әмма вахтаны мин өзмәдем. М.Мәһдиев. Милиция бүлегенә кереп, хәлне яхшылап аңлатып бирдем дә телефон янына вахтага бастым. М.Юныс

3) Дежур тору урыны, вахтёрлар бүлмәсе. Вахта каршысындагы баганага элеп куелган рельс кисәгенә сугалар. – Даң-доң! Даң-доң! И.Салахов

4) Өзлексез эшләүне таләп иткән эш; шул эшләрдә бер смена эчендәге эш сәгате. Иртән эшкә килгәндә, вахтадагы каракучкыл егет янында басып тора идең, мине күргәч, аның белән елмаеп-көлеп үк сөйләшә башладың. Ә.Баянов. Вахтадан кайтканда була бу хәл. С.Сөләйманова. Әйдә, дим, минем бүлмәгә керик, вахтадан соң чәй эчәсең киләдер, яңа таңны бергә каршылыйк. Д.Каюмова

5) махс. Корабль экипажының, нефть чыгару бригадасының һ.б.ш.ларның дежурлык итә торган бер өлеше. Монда бернинди тәртип бозу юк. Казан егетләренең нәкъ, Төмәнгә йөреп, вахта алмаштырулары инде. М.Мәһдиев

6) Аерым кеше яки кешеләр тарафыннан вахта хезмәтен башкару вакыты; смена. Вахтада чагым туры килсә, дип, квартира ачкычын Лизаветаның кесәсенә салып китте. С.Сөләйманова

7) күч. Гомумән яшәешне билгеләгән хезмәт, эшчәнлек. Хәзер алар вахтага басты: бабайларына, аталарына алмаш үсте. Ә.Хәбибуллин

8) күч. Берәр вакыйганы билгеләү йөзеннән яки махсус максатларда югары күрсәткечләр белән башкарылган эш, үткәрелгән чара, әмәл. Багышлап, зур бәйрәменә Туган илнең, Килеп басты бүген тагын ул вахтага. Ә.Исхак . Трибунага, берәм-берәм, Яңа ел вахтасының алдынгылары чыга башладылар. Г.Минский



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә