ВА’ХМИСТР и. нем. 1) тар. Патша Россиясендә: атлы гаскәрдә солдатның югары дәрәҗәсе (пехотада фельдфебельгә туры килә). Запас атлы полк[тагы] --- вахмистр Шеликов, шулай ук, кичектерелмичә кулга алынырга тиеш. К.Нәҗми. Кавалериядә вахмистр булдым. Ш.Усманов

2) Кайбер чит ил гаскәрләрендә солдатның югары дәрәҗәсе. Карабинын немец вахмистрына биргәндә, [Шәрифҗанның] күзләреннән яшь атылып чыкты. И.Гази



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә