ВАФАСЫЗЛЫК и. иск. кит. Вафасыз булу, ышанычсызлык. Сугышның мәрхәмәтсез вафасызлыгын үз күзе белән күрде ул. Ә.Еники. Хәят абыстай --- икенче мәхәббәтеннән дә аерылды. Дөнья да үзенең вафасызлыгын җиренә китерде. З.Һади. Вафасызлык – бу дөньяның эшедер, Вафасыз нәрсәдән бизмәк кирәкдер. Ш.Зәки.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә