ВАФАСЫЗ с. 1. иск. кит. Тугрылыксыз, хыянәтчел, былагай ( 1 мәгъ.). Күрмәгез, бер яклы дип, сез бу вафасыз дөньяны, ул ике яклы: аның бардыр иләк һәм күн ягы. Г.Тукай. Ала чагыр дигән ала үрдәк Ак күлләргә төшеп таш ашый; Ышанмагыз һәрбер дус-ишләргә, Вафасыз ук дуслар баш ашый. Җыр 2. и. мәгъ. Тугрылыксыз, хыянәтчел кеше . Һай вафасыз, ни гаҗәп хәйлә куптарды, дип, ишектән чыгарга карады. К.Насыйри |