ВА’У I и. гар. Гарәп алфавитында егерме җиденче хәреф исеме. Бер аятен гарәпчә мыгырданып, корышкан бармагы белән йөртеп чыкты да, тамак кырып тезде, вау килсә, бәхетле булыр, халык арасында кадерле булыр --- дип, эшлекле кыяфәт белән, Коръәнне киштәгә алып куйды. М.Мәһдиев. «Әлиф»не – таяк, «вау»ны чукмар дип белми икән – минем өчен ул бернәрсә дә түгел. Г.Ибраһимов |