ВАТЫЛУ ф. 1. 1) Кисәкләргә ваклану, чатнап ярылу, таркалу, сыну, җимерелү. Тәрәзә ватылып кына, Урал тауларының бирге як табигатенә тәрәзә аша карап сокланудан барыбер туктамадык без. Ә.Галиев. Кирәк бит, шешә Мөзәкирнең тезенә килеп бәрелде, ватылмады, әмма тез күмәчен нык кына авырттырды. А.Гыйләҗев. Өй эчендә нәрсәдер шартлап ватылды һәм чәлпәрәмә килде. М.Мәһдиев. Андый ташлар, кәйлә белән дә, кувалда белән дә, бик зур көч куйганда гына ватыла. Г.Ахунов

2) Хәрабә хәленә килү, җимерелү. Кавдивизиянең йөгерек атлары баскан җирдә дошманның --- ватылган, җимерелгән станцияләре генә калды. А.Шамов

3) Яраксыз хәлгә килү, эшләми башлау. Автобус ярты юлда ватылды да, шәһәрдән кырык-илле чакрымдагы авылда куна калды ул. К.Тимбикова. Исламгали агайның өендә инде телевизор, күкеле сәгать, кырыну машинкасы, электр чәйнеге ватылган. М.Мәһдиев

4) күч. Бозылу, начарга әйләнү, кыенлашу. Юкса, начар семья аркасында, тормышлар ватыла, кешеләр биртелә, гарип тойгылар җәмәгать эшенә начар тәэсир итә. Г.Кутуй

5) күч. сөйл. Авыр эштән, йөрүдән ару, талчыгу, йончу. Мин юлда бик ватылганга һәм дә өйдә әллә нинди хиссиятләр башымнан кичкәнгә, бик арыган идем. Г.Исхакый. Хатынының көне-төне эштә ватылуын күреп, Нурулла яраланган җәнлек кебек ыңгырашып-ыңгырашып җибәрә иде. А.Гыйләҗев. Зиннәт вә тәкәллефаттан ерак торалар; ачлык күрмиләр, эшләп тә ватылмыйлар иде. Г.Ибраһимов

6) күч. сөйл. Рухи кичерешләрдән, борчу-хәсрәттән, газаплардан, авыр тормыштан кешенең сәламәтлеге какшау, авыру хәлгә килү. Әйе, бер кеше гомеренә – никадәр алмашыну, никадәр сытылу, ватылу, имгәтелү! М.Мәһдиев. Шул китүеннән елдан артык юк булып торып, унтугызынчы елның дикәбер азагында гына, ранный булып, ватылып кайтып егылды. З.Зәйнуллин. Кичен чәй эчәр-эчмәс егылам... Иртән кузгала алмыйм, бөтен тәнем ватылган. И.Салахов

2. ватылган с. мәгъ. Газапланган, йончыган, талчыккан. Әгәр боларның һәммәсе бәрабәренә тагы бер генә сәгать йокы бирсәләр, аның ватылган сөякләре, бәлки, бераз ял итәрләр иде. Г. Ибраһимов

Ватылмый торган Җиңел, зур физик көч таләп ителмәгән, артык авыр булмаган. Гомере буе ватылмый торган эштә генә эшләгән Имаметдиндә көч күбрәк иде. З.Фәйзи

Ватыла бару Һәрберсе, булган берсе бер-бер артлы ватылу. Минем өметләр, язгы гөрләвекләр өстендәге юка боз кебек, атлаган саен чатный, челпәрәмә килеп ватыла бара. И.Салахов

Ватыла башлау Ватылырга тотыну, ватылу билгеләре күренү

Ватыла тору к. ватылып тору. Ә өйләрдә чынаяклар, әйдә, ватыла торсын, өйләр гадәтле булсын, тату-әдәпле булсын. К.Латыйп

Ватылып бару Акрынлап ватылу, торган саен, көннән-көн ныграк ватылу. [Тегермән] Канатларының җил-яңгырда калшаеп, ватылып баруы да ачык шәйләнде. А. Гыйләҗев

Ватылып бетү Барысы да, тулысынча ватылу. Совет заманыннан калганнары – барысы да [уенчыклар] искереп, ватылып беткәннәр иде инде. А.Гыйләҗев. Хәзер инде алар урынына ватылып беткән тау түбәләре генә калган. Н.Вәлитова

Ватылып китү Кинәт, көтмәгәндә, уйламаганда ватылу. – Минем дә – «Волга», тик менә ватылып китте әле, төзәтәсе бар, – дип уфтанып куйды Зәйнулла. М.Насыйбуллин

Ватылып тору Һәрвакыт, еш ватылу. Комбайннар беренче көннәрдән үк ватылып тора башлады. Г. Кашапов

Ватылып төшү Ватылуга дучар булу, ватылган хәлгә килү. Каюм, тиз генә, бишле лампаны рәтләп, ут кабызып җибәрде һәм ватылып төшкән башына калай әйләндереп утырткан куыкны лампага кигезде. Ә.Фәйзи

Ватылып чыгу Ватылуга дучар булу, ватылган хәлгә килү. Шулай булмаган очракта [инструкциясен өйрәнмәгәндә], техникагыз бик тиз янып, ватылып чыгачак яки сез аны тулы көчкә эшләтеп җибәрә алмаячаксыз. Ф.Бәйрәмова. Такта ишекнең астагы күгәне ватылып чыкты. М.Мәһдиев

Ватылып яту Күпмедер вакыт ватылган хәлдә булу, ватылып, туктап калу. Ирексездән ул юлларны, аларда чабышкан елгыр машиналарны бездәге чокыр-чакырлы, баткак-түмгәкле юллар, аларда ватылып яткан машиналар --- белән чагыштырдым. Г.Тавлин. Ярты ел буе ватылып яткан --- молотилканы төзәтер өчен, бары ике көн вакыт билгеләгәнсез. Р. Ишморат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә