ВАТЫ’К-ҖИМЕРЕК с. 1. 1) Ватылган, җимерелгән. --- бик күп ватык-җимерек җиһазлар тирәсендә кайнашкан кешеләр, төтеннән кызарган күзләрен кара йодрыклары белән уа-уа сөйләнәләр: «Әле дә ярый төнлә булмады, мондый корыда, бу җилдә бала-чага белән шырылдап янасы икәнбез, Ходаем». А.Гыйләҗев. Уйсу җирдә – тезеп салган кебек рәт-рәт дошман үлекләре, ватык-җимерек корал калдыклары, ташландык инструментлар, тишек, яньчек каскалар, патрон, гильза өемнәре… А.Таһиров

2) күч. сөйл. Авазларны, сүзләрне бозып әйткән; бозык. Алар әлеге ватык-җимерек немец телендә тагын берхәтле сөйләшеп алдылар. Ш.Маннур

2. и. мәгъ. Ватык, китек, җимерек әйберләр, нәрсәнең дә булса ватык, ярык урыннары. Һәр ел көз, укучы балаларның аталары белән, мәктәпкә нигез салып, ватык-җимерекләрен төзәтеп йөрү Габденнасыйрны туйдырып бетергән иде. М.Гали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә