ВАТЫК с. 1. 1) Төрле кисәкләргә, өлешләргә вакланган. Якында гына яньчелеп беткән канистралар, ватык әрҗәләр аунап ята. Н.Вәлитова. Ватык көзге ярчыклары кебек сибелгән вак-вак күлләр, Чулман буендагы киң комлыклар аның күңелен дәртләндерде. Д. Каюмова 2) Ватылган, кителгән, ярык. Хафиза балчык эзләп йөри, ватык чүлмәк сыларга. Г.Камал. Ватык тәрәзәдән яңгырлы җил керә бүлмәгә. Ш.Маннур 3) Файдаланып булмый торган хәлгә китерелгән; эшкә яраксыз. Әгәр чит кеше аның күкрәгенә кулын куйса, һичшиксез, йөрәкнең ватык молотилка шикелле тигезсез, ритмсыз эшләгәнен сизәр иде. М.Мәһдиев. Клубта бер ватык хромкадан башка берни дә юк икән. Ф. Садриев. Җимерек, ватык, ташландык әйберләр идәндә аунап ята. Г.Әпсәләмов. Ул [Хәлим] кичә... юк ла, былтыр жәй, МТМдагы ватык комбайнны караштырып, ашлык сугарга төшәргә сүз биргән иде. Г.Гыйльманов 4) күч. Күп йөрүдән җимерелгән, чокырланган, тигезлеген югалткан, күп тапкыр файдаланудан һ.б.ш. сәбәпләр аркасында таушалган. Туймазы – Уфа юлы бик шәп, киң, тигез асфальт, йөзеп кенә барасың, әмма, Бүздәктән Дәүләкәнгә борылгач, алтмыш километр чамасы юл бик алама булып чыкты. Шулхәтле ватык һәм тузанлы иде. Ә.Еники. Ватык юллар, янган зур калалар Без килгәнне көтеп яталар. М.Җәлил 5) күч. сөйл. Тел законнарын бозып әйтелгән, бозык. [Кемдер] Бераз ватык, шулай да җиңел русча тел белән сорады. Г.Ибраһимов 6) күч. Авыртуы булган, авырта торган. Һәм без караватта йокладык. --- ул минем кулымны үзенең ватык йөрәге өстенә куйдыртты да, балаларча мине кочаклап, төне буе сөйләшеп чыкты. М.Мәһдиев 2. и. мәгъ. Ватылган нәрсәнең китеге, кисәге, кыйпылчык, ярчык. Археологлар бик күп тимер, бакыр көлләре, чүлмәк китекләре, кирпеч ватыклары, «сфероконус» дип атала торган терекөмеш савытлары тапканнар. К.Тимбикова. Шулпадагы сөяк ватыклары, оешкан күбекләр – барысы да сөзгечтә калачак. Ю.Әхмәтҗанов. И, мондагы пыяла ватыгы! А.Гыйләҗев ◊ Ватык авыз (агыз) Тел законнары бозылган сөйләм, бозык тел. Үзенең ватык агызлары илә яңадан бер кәррә сәлам биреп, --- мосафир үзенең анатолияле бер төрек идекене, һөнәре дә бакчачылык булып, ушбу шәһәрдәге Лимонадов нам бер бакчачыда иптәше илә бакчада хезмәт кыйлганнарыны ярым-ярты тупас төрек теле илә аңлатты. Г.Камал |