ВАТУ’-ҖИМЕРҮ ф. Хәрабәгә әйләндерү, туздыру, җимерү, юк итү. Башкалардан уздыру өчен, яисә кызыксынудан гына булса да ватып-җимереп, сытып-изеп ташласалар? Н.Вәлитова. Кайчагында ул йөрәгенең шулай тыныч тибүенә, күкрәк читлеген ватып-җимереп, мәхәббәтнең үзгәсен, кайнарын таләп итмәвенә сәерсенеп тә куя иде. Н.Гыйматдинова. Туктаусыз, дип әйтерлек исеп торган каты җилләр --- бозы юкарак булган урыннарның бозын вата-җимерә, ватык бозларны тоташ боз өслегенә этеп менгерә. А. Муранов

Ватып-җимереп тору Бертуктаусыз вату-җимерү. Үзәк Онегада туктаусыз диярлек исеп торган көчле җилләр суны дулкынландырып, аңа туңарга комачаулыйлар, юка бозларны ватып-җимереп торалар. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә