ВАТУ ф. 1. 1) Бөтенлеген бозу, вак-вак кисәкләргә аеру, таркату. Аннан соң, ул как-төшне мәхәлләнең мәзине, ватып, мәҗлестәге халыкка өләшә, тәлинкәгә салып, һәркем алдына куя. К.Насыйри. Такта чәйне, ватып, чәйнеккә салды да гөжләп кайнаган самавыр өстенә утыртты. Г.Ибраһимов. Алай да бу – кәйлә белән таш вату түгел инде. Г.Ахунов

2) Берәр каты әйберне ике яки берничә кисәккә бүлү, яргалау. Әмма Ишкәйнең зарланырлык чамасы юк иде: --- эсседә, билдән чишенеп ташлап, утын вата, артезиан коесыннан цистерналарга су тутыра ---. Т.Әйди. Их, безнең яшь чаклар, Әткәй шикәр ваткан чакта Без ялаган пычаклар!.. Г.Ахунов . Ун градус салкында, шакыраеп каткан арыш икмәген, бүкәнгә куеп, балта белән ваттылар. Г.Бәширов

3) Бетерү, җимерү, яраксызга чыгару. Бала өйдә теләсә нәрсә эшли: гөлләрне йолка, чынаяк вата. М.Мәһдиев. Шунда дару шешәсен ваттым, бармагым киселде. А.Гыйләҗев. Балалар класстагы бер нәрсәне дә ватмаска, сындырмаска, җимермәскә тырышалар. Г.Әпсәләмов

4) Хәрабә хәленә китерү, җимерү. Японнар туп аталар, Порт-Артурны ваталар. Җыр. Ялланам да күчмәләргә Бу шәһәрне мин ватам. Н.Исәнбәт. Талаучылар бандасы --- юлда бөтен нәрсәне талый, җимерә, вата. Ш.Усманов // Талау максатында эчкә үтү өчен, өлешчә җимерү. Кибет ватып, акча табып, кесәсен тулдырганнар. Бәет

5) Эшләми торганга әйләндерү, механизмын бозу. Киләсе чәршәмбегә мин кырык кеше әзерлим, аларга үзем командир булам да «Фикер» идарәханәсендәге машиналарны, кассаларны – һәммәсен ватабыз. Г.Тукай. Автобусны ватканнар, хәерсезләр, ике-өч сәгать көттереп утырдылар да, бүген бара алмыйбыз, автобус юк, диделәр, хәтта ки гафу да үтенмәделәр, мәгънәсезләр… Г.Ахунов. Фатир йозагын ватмыйча гына кереп, сейфның ачкычын тапканнар һәм аны ачканнар. З.Фәтхетдинов

6) күч. Тар-мар итү, җиңү. Дошманнарның кат-кат сафын ватып, дәвам итәм барыр юлымны. Ш.Маннур

7) күч. Бәреп, кагып җибәреп, тигезлеген, шомалыгын бетерү. --- укытучы апа --- кояшлы чишмәнең суына бераз карап торды да, тигез өслекне ватып, учлары белән, чумырып, су алды. Д.Каюмова

8) күч. сөйл. Бәясе зуррак акчаны шул ук бәядәге ваграк акчаларга алмаштыру; акча ваклау. Меңлекне вату

9) күч. Юкка чыгару, юк итү, бетерү. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидегебез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады. Г.Тукай. Нурланып чыксын кояш, бу төнге зольмәтне ватып. Һ.Такташ

10) күч. Ябу, яптыру, эшләүдән туктату. Инде редакцияне дә шулай, хәрам дип, ватасыңмыни? Г.Тукай

11) күч. сөйл. Авазларны, сүзләрне, гомумән, тел законнарын бозып сөйләү яки көйне бозып җырлау. Тел ватып, «тил»ләрне каттык, бер татып күр – нинди тәм: Биргәнең – бер болганчык су, салганың – ватык сабу. Дәрдемәнд. Тыңкышланып сайрыйсың, Коръән ватасың, тук сыер күк мышнанып. Г.Тукай. Тел хакында бәгъзеләр ләчтит сата, Телкәйнең кабыргасын вата-вата. Р.Ханнанов

12) күч. сөйл. Буыннарда, сөякләрдә, мускулларда һәрвакыт авырту тою. Артык изрәтми дә, тәнне дә ватмый. А.Гыйләҗев. Мин каты авырыйм. Миндә – коры сызлау… Аяк сөякләрем вата, чыдар хәл юк. Г.Ибраһимов

13) күч. Кешенең сәламәтлеген какшату. Иртә ватты мине дөнья. --- мин инде ватылып егылдым. Г.Ибраһимов. Атны бераз куаласаң, арба, түмгәктән түмгәккә сикереп, Нәфисәнең кан сауган гәүдәсен вата. К.Кәримов

14) күч. Авыр эштән, күп йөрүдән соң арыту, талдыру, йончыту. Юл ваткандыр, ял итегез! К.Нәҗми. Әни дөрес әйтә, бик нык вата икән ул – җир сөрү. В.Нуруллин. Чөнки бүген шактый арытты, ватты, душта коенып алырмын да ял итәрмен, дигән иде. З.Хөснияр

15) күч. Бик каты итеп кыйнап ташлау, тукмау. Шакирны дуңгыз урынына кыйнап, ватып җибәргәннәр. Әкият. Ерактан кайткан кунагым өчен, дип ялвардым үзенә, --- тыңламады бит, мөртәт, тотып ватасыңмыни ул сабакыны! Ә.Еники. Барысы да шунда таба йөгерә, урлаганын күрсә-күрмәсә дә «карак»ка ташлана, кулына ни эләксә – шуның белән ватарга тотына. Ә.Еники

16) күч. Кыйнап йомшарту, сүсәртү. Инде җитенне, судан чыгарып, җир өстенә тезделәр дә менә ныгытып кыйнарга, менә ватарга тотындылар. Дәрдемәнд

17) күч. Тормыш агышын чуалту, җимерү, таркату. Галимҗан абыйга Гәүһәрнең болай уйлавы ошады, оешкан семьяны вату, җимерү – кыен түгел, ә менә саклап калу, туздырмау, ай-һай, күп көч сорый. Г.Әпсәләмов. Мин семьяны ватарга, җимерергә теләмим, Шәриф Гыйльманович. Шул ук вакытта минем өметем дә калмаган. Г.Әпсәләмов

18) күч. Рухи газаплау, йончыту, авыру хәлгә китерү, нерв системасын какшату. Сине кыса, вата хурлыклы тормыш. М.Гафури. Кызым, зинһар, үзеңне нык тотарга тырыш. Бердән, үзеңне ватасың, икенчедән – аны. М.Фәйзи

19) күч. информ. Компьютер программасына үтеп керә алу, компьютер мәгълүматларын саклау системасын юкка чыгару

2. и. мәгъ. 1) Җимерү, юкка чыгару белән бәйле эшчәнлек. Алпавытның резиденцияләре, революциядән соң, бик хәтәр җимерелүләргә, кыргыйларча котырынып ватуларга дучар ителсәләр дә, әле һаман кирпеч стеналарын, гөмбәзле түшәмнәрен саклыйлар. Г.Ахунов

2) Наркоманнарда ияләшкән наркотикны кабул итүдән кинәт туктагач була торган авыр физик һәм психик халәт; русчасы: ломка

Вата башлау Ватарга тотыну. Килә дә ул бу таш тауны вата башлый. Г.Тукай. --- аю төнлә тайгадан чыккан да, авылга килеп, берәүнең бурабзар ишеген вата башлаган. М.Мәһдиев

Вата бирү Бернигә дә карамыйча ватуын дәвам итү . --- имгәнүләргә Коръән хафизның һич исе китмәде, аз гына да тыела белмәде, һаман әүвәлгечә, елмайгандай ыржаеп, тиргәми-сүкми генә, шәкертләрне вата бирде. Ә.Еники

Вата тору Һәрберсен бер-бер артлы вату, ватуны дәвам итү. Ә экзотика эзләп килгән туристларның һәрберсе кыйммәтле борынгы мирасны «истәлеккә» алып китәргә тырыша – таш орнамент, сыннарны чукып, кубарып, вата торалар. А.Муранов. Ягъфәр лом белән вата торды, Земфира кирпечләрнең матурларын гына сайлап тезде. Я.Шәфыйков

Вата төшү Тагы да бераз вату

Вата язу Чак кына ватмау. Егет җиңел генә әлеге уенчыкны кысты. – Вата яздың! – диде Сәет, егетнең кулларындагы көчкә вәйран калып. Т.Галиуллин

Ватып алу Тиз-тиз генә, кыска вакыт арасында вату

Ватып бетерү 1) Барысын да вату, тәмам, төзәтә алмаслык дәрәҗәгә китереп вату. Кемдер, тырышып-тырышып, шул урындагы язуны балта беләнме, кискеч беләнме, кылыч беләнме каезлап, ватып бетергән. Р.Батулла. Җитмәсә, дошман снаряды кыйпылчыклары аның аякларындагы протезларны ватып бетерәләр. Кызыклар дөньясында

2) күч. Бик нык вату, изү. Шуның төсле үк, сине дә явыз язмыш теләсә ни кыландырып, изеп, яньчеп, ватып бетерәдер. Г.Тукай

Ватып җибәрү Кинәт вату; ялгышлык белән вату. Чү, урынына куй, ватып җибәрмә

Ватып карау Ватарга омтылу, ватарга тырышу. Бабай йомырканы ватып караган – вата алмаган. Әби ватып караган – вата алмаган. Әкият

Ватып кую Кинәт, уйламаганда вату; ялгыш вату; ватылган хәлгә китерү. Велосипедка ышанып харап булдым ла. Кичә Хәмит ватып куйган үзен. Г.Нәбиуллин

Ватып ташлау Кинәт, дуамалланып вату, бөтенләй юкка чыгару. Акпатша әйткән: – Гөлчәһрәнең туку станогын ватып ташлагыз! – дигән. – Үзен, богаулап, бирегә китерегез! Р.Батулла

Ватып тору Бертуктаусыз, рәттән вату. [Дулкыннар] Урын даулый, кысырыклый, Бер-берсен ватып тора. Р.Юнысов

Ватып чыгу Һәрберсен, булган берсен вату, барысын да берәм-берәм вату. Ул «борыннарның» очларын әйтерсең кемдер бик зур чүкеч белән махсус рәвештә ватып чыккан да ватыкларын шунда – су төбенә сибеп киткән. А.Муранов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә