ВАТТЫРУ ф. 1) Техника ярдәмендә вату; җимертү, тар-мар итү. [Японнар] Порт-Артурны, көлен күккә очырып, бөтенләй ваттырып, харап итеп бетергәннәр. Ш.Мөхәммәдев. [Мәскәү патшасы] Җиде ел камап торганнан соң, шәһәр диварларын ваттырып, Казан шәһәрен алган. Татарстан тарихыннан хикәяләр 2) Яраксыз хәлгә китерү; эшләми торган итү, ватык, җимерек хәлгә китерү. Бичара егет, мине таптатмас өчен, машинасын фонарь баганасына бәреп ваттырган. Т.Гыйззәт 3) Юкка чыгару, бетерү. [Сөмбел:] Күзенә ак-кара күренми. Авызы тулы таза тешләрен ваттырып, ялтыравыклы тешләр куйдырган. Г.Бәширов Ваттыра бару Берсе артыннан икенчесен ваттыру Ваттыра башлау Ваттырырга тотыну Ваттыра төшү Тагы да бераз ваттыру Ваттыра язу Чак кына ваттырмый калу Ваттырып бетерү Барысын да ахырга кадәр ваттыру, ваттыруны тәмамлау. Хуторны кичәге сугышта ук ваттырып бетерә язганнар иде. Г.Бәширов Ваттырып карау Ваттырырга омтылу. Подвалның тимер ишегенә гранаталар ыргытып ваттырып карадылар, әмма, ишекләр берничә кат тимердән эшләнгән булганга, анда үтә алмадылар. Х.Камалов Ваттырып тору Еш яки әледән-әле ваттыру Ваттырып яту Әле, хәзер, күз алдында ваттыру. Болар барып җиткәндә, патшаның солдатлары моның [Алпамшаның] памятнигын, атып, ваттырып яталар икән. Әкият |