ВАТТМЕТР и. рус тех. Электр чылбырының актив көчен ваттларда үлчи торган җайланма, прибор. Ваттметр күрсәткече буенча, актив егәрлек 12,5 кВт, көчәнеш 380 В, ә ток 45 А. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе. Ваттметрның күрсәтүе дөрес булу-булмавын амперметр һәм вольтметрның күрсәтүләренә карап тикшерергә кирәк. Физика курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә