ВАТАНДАР и. гар.-фар. 1) иск. к. ватанпәрвәр. Чөнки Ватан тарихлардан зуррак. Ватандарлар үлми илемдә. С.Рөстәмханлы. Бу үрнәк һәркемне ватандар булырга, җан-тән белән, бирелеп, туган илгә хезмәт итәргә өйрәтә. Казан утлары

2) Билгеле бер дәүләтнең, илнең гражданнары. «Империя» төшенчәсенең бик күп билгеләмәләре бар. Бу очракта, мин, бер суверен дәүләтнең икенче бер суверен дәүләтне яисә берничә шундый ук дәүләтне яулап алып, үз территориясенә китереп кушуын, анда яшәүче халыкларны коллыкка төшерүен яисә икенчел ватандарларга – гражданнарга әверелдерүен күз алдында тотам. Мирас



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә