ВАТАН и. гар. юг. 1) Аерым кеше өчен: үзе туган һәм шуның гражданины булган ил; туган ил. Менә без дә Ватанга кайтып кердек. М.Мәһдиев. Анда әйтелгән: Ватанны саклау эше – намус һәм вөҗдан эше, диелгән. М.Мәһдиев. Үтә шәхси бер факттан шагыйрь, үзе дә сизмәстән, олы борчылуга – халык, Ватан, дөнья язмышын кайгыртуга күчә. С.Сөләйманова 2) Кешенең туган ягы, туып үскән җире; туган төбәге. Ватан – Хөсәен өчен менә шушы басулар, елга буйлары, шушы бормалы юллар, исемсез тәбәнәк таулар ул. А.Гыйләҗев |