ВАСЫЯТЬНАМӘ и. гар.-фар. Гражданның, вафат булган очракта, варисына калдырган мирасы турындагы карары язылган рәсми таныклык; васыять язылган кәгазь. [Петр I төзегән, 1725 елгы яшерен] «Васыятьнамә»нең төп эчтәлеге, гомумән, күп гасырлык. Х.Миңнегулов. Хуҗа әби ярата аны, үз кызы кебек күрә. «Үлсәм-нитсәм, фатир сиңа калыр», – дип, васыятьнамә дә язмакчы иде, кыз каршы килде. Р.Мулланурова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә