ВАСЫЯТЬ и. гар. 1) Кешенең, үләр алдыннан, якыннарына киңәш яки боерык рәвешендә әйтеп калдырган теләк-үтенечләре. – Әйе, миңа синнән берни дә кирәкми, – дип кабатлады ул, Сәет янына ук килеп. – Әмма әтиеңә биргән сүзем бар, васыятен үтәми калып, гомер буе күңелемдә гөнаһ ташы йөртәсем юк. Ф.Латыйфи. Васыятем шул: авыл читенә чыгам да чыбыркымны ыргытам. Чыбыркым кай җиргә төшсә, шунда күмегез… М.Мәһдиев. Без, Татарстан язучылары һәм Арча хакимияте башлыклары, Мөхәммәтне – үзенең васыяте буенча – Гөберчәккә алып кайтып җирләдек. Г.Ахунов 2) юг. Исәннәргә һәм киләчәк буыннарга әйтеп яки язып калдырылган сүз, теләк, киңәш, күрсәтмә. Кайчандыр авылны ташлап чыгып киткән егетләр, кызлар үләр алдыннан васыять әйтәләр икән: мине үз авылымның зиратына алып кайтып күмегез [дип]. М.Мәһдиев. Тере чагында, кодагыем, сөягемә керә күр инде, дип, кат-кат васыять әйтте. М.Кәрим |