ВАСИТА и. гар. иск. кит. 1) Кешеләр яки оешмалар арасында бәйләнеш булдыручы, ике арада эш йөртүче; арадашчы. Өйләр, киемнәр дә – һава үзгәрүдән сакланыр өчен генә васитадыр. Г.Тукай. [Егет] Теге татар гаиләсе һәм татар кызлары белән танышасы килгәнлеген сөйләде һәм васита булучылыгын үтенде. Ф.Әмирхан. Хәзерге көндә дә, «илче» дип, сугыш өчен түгел, бәлки нинди булса да бер мәслихәт өчен, арада бер дуслык мөнәсәбәте ясау өчен васита булып килгән кешегә әйтәләр. Җ.Вәлиди 2) Берәр эшне булдыру яки башкарып чыгу өчен күрелә торган чара, җай, әмәл. Хәзерге вакытта, махсус «перископ» исемле корал васитасы белән, бу атуларны һәрвакыт тәфтиш итеп торырга мөмкиндер. Ф.Әмирхан 3) Ярдәм, булышлык. Туганнар васитасы белән уку |