ВАРЯГ и. бор. сканд. тар. IX – X гасырларда Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европа җирләренә талау һәм сәүдә итү максатыннан һөҗүм иткән һәм борынгы Русь, Византия армияләрендә ялланып хезмәт иткән норманнарны борынгы руслар һәм византиялеләр шулай дип атаганнар; к. шулай ук викинг ( 1 мәгъ.) . Кенәз Юрий Долгорукий – әнә шул баскынчы варягларның ерак булмаган дәвамы. М.Хәбибуллин. Алманиядә, хәзерге Бонн шәһәре тирәсендә X – XI гасырларда ясалган франк кылычлары болгарларга варяглар (викинглар, норманнар) аша килеп кергәндер, дип фаразлана. Ф.Хуҗин |