ВАРФОЛОМЕЙ ТӨНЕ и. тар. 1) Изге Варфоломей төнендә (1572 елның 24 августына каршы төндә) Парижда католикларның ике меңнән артык гугенотны (протестантларны) суеп үтерүе белән дөньяга билгеле вакыйга. Давыллар да җирдә, концлагерь да – әйтерсең лә берни булмаган; Варфоломей төнендәге сыман Битараф ай тыныч, тын һава. Г.Хуҗиев

2) күч. Күпләп суеш, үтереш, канкоеш. Варфоломей төне, Үлем көне Кабатланып тора биредә. Г.Хуҗиев. Татар тарихының Кара канга баткан хәтәр төне – Варфоломей төне. Җимерелгән Казан, Ишетелми азан, Татар – ут-кан, зар-яшь эчендә... Х.Бәдигый

3) күч. Нинди дә булса шау-шулы, ыгы-зыгылы вакыйга (күпчелек очракта төнлә була торган). Күршенең ире, көн дә диярлек исереп кайтып, өйдәгеләргә йокы бирми, «варфоломей төне» оештыра



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә