ВАРИС и. гар. 1) Мираска хуҗа булып калучы; үлгән кешенең калган малына хуҗа булып калучы, мирас алучы кеше. Бала бит – варис, өмет, көч, киләчәк!.. А.Гыйләҗев. Нигә Эдуард, Зәкиевләр нәселенең бердәнбер варисы, бабасының каберен белмәскә тиеш? Хәзер аңа – утыз. Р.Батулла

2) Нәсел, милләт, дәвамчы. Мәһдиев өчен иң зур сөенеч – варисларының татарча белүе, тар, кысан кухняларында ана телендә аралашулары турында бәян итү. Т.Галиуллин

3) күч. Кемнеңдер эшен, тәҗрибәсен өйрәнеп, аны дәвам иттерүче кеше; шәкерт. Ак сакаллы карт мастер егетләр янына килгәч, Лёша дәдәй Мансурның җилкәсеннән каты итеп кочты да аны мастер янына алып барды: – Менә сиңа, Иван Савельевич, минем варис, – диде ул. – Мин үз урыныма шушы егетне калдырам! А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә