ВАРИА’ЦИЯ и. лат. 1) Берәр нәрсәнең нигезе, төп эчтәлеге сакланган хәлдә, икенче дәрәҗәдәге өлешләренә генә кагылышлы үзгәлек, төрлелек. [Мәкальләрнең] Төрле вариацияләрдә булуын күрсәтү – бик әһәмиятле. Н.Исәнбәт

2) бот. Хайваннар яки үсемлекләр төзелешендә төп типтан читкә тайпылу һәм кайбер үзгәрешләр. Ул, врач һәм культуралы кеше буларак, анатомик вариацияләр, имгәнү, бәхетсезлек очраклары һәм башка факторларның, кайчак, организмның табигый төзелешенә зарар китерүен --- белергә тиеш иде. Ф.Углов

3) муз. Төп тема шул ук булып, яңгырашын төрлечә үзгәртеп (ритмны, тональлекне һ.б.) эшләнгән музыкаль әсәр, бию һ.б.ш. Глинканың әлеге җиңел, җилкендергеч «Камаринская» вариацияләрен күңелдән тыңлап барам. М.Рафиков . «Татар халык җырлары» темасына музыкаль вариация

4) муз. Музыка әсәрен башкарганда, кушылып уйнагандагы үзгәрешләр, күчешләр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә