ВАРИАНТ и. лат. 1) Эш башкаруда төп чараларның, юлларның, ысулларның төрле төрләреннән берсе; нәрсәнең дә булса үзгәрәк төре. Укучыларга тәкъдим ителгән контроль эшнең өченче варианты да бар. Г.Гобәй. Катлы паштет пешерү өчен кирәк әйберләр беренче варианттагы кадәр алына. Ю.Әхмәтҗанов. Рәмзи үртәвендә дә күпмедер хаклык барын тойгач, табышмакның чишелү вариантлары күбәя баруын чамалады. Т.Әйди

2) Нинди дә булса фәнни хезмәтнең, әдәби-музыкаль әсәрләрнең һ.б. бераз үзгәртелгән, әмма асылы шул ук калган нөсхәсе. Укучы игътибарына тәкъдим ителгән бу әсәр – либреттоның соңгы варианты. М.Җәлил. 1907 елда басылган икенче вариантында исә аның бу әсәре беренче басмасы белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә үзгәрде. М.Гафури. Уен яңадан башлана, санамышның икенче варианты әйтелә. С.Сөләйманова. Беренче вариантында «Без – кырык беренче ел балалары» повесте кырык-илле биттән артмый иде. Г.Ахунов

3) Шахмат уенында: фигураларның билгеле торышында мөмкин булган йөрешләрнең берсе. Соңгы еллардагы җитди ярышларда Рубинштейн варианты сирәк очрый. Р.Нәҗметдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә