ВАРЕ’НЬЕ и. рус Шикәр ширбәтенә җиләк-җимеш салып кайнатылган яки шикәр комы белән аралаштырып, бутап, туглап куелган җимешләр яки җиләкләр катнашмасы; кайнатма. --- өстәлдәге майлар, баллар, вареньелар, кечкенә бәлешләр, алмалар, яңа гына табадан чыгып килгән пәрәмәчләр аның [Газилнең] ашау дәртен кайнаттылар. Г.Ибраһимов. Өстәлгә савыт белән варенье да куярга кирәк. Г.Камал. Менә монысы – балан вареньесы! М.Мәһдиев. Татар халкы чәй янына, бал, май, сөт, шикәр, варенье, каклар белән беррәттән, төрле-төрле чәй ашлары да куя. Татар халык ашлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә