ВА’РВАРЛЫК и. 1) Мәдәнилек, белем дәрәҗәсе иң түбән баскычта булу, алгарыштан читтә калган булу

2) тар. Кешелек җәмгыятендәге мәдәният үсешенең вәхшилек һәм цивилизация арасында булган билгеле бер баскычы // махс. Борынгы җәмгыять үсешендәге аерым чорның Л.Морган тарафыннан кертелгән, искергән атамасы. АКШ галиме Льюнс Морган теориясе буенча, кешелекнең кыргыйлык стадиясеннән – варварлыкка, варварлыктан цивилизация стадиясенә күчүе шулай ук төрле формалардагы сикерешләрне гәүдәләндерә. К.Гыйззәтов

3) Аерым кешегә, халыкка, тарихи һәм мәдәни хәзинәләргә һ.б. тупас, рәхимсез мөнәсәбәт; культурасызлык. – Үгезләрне үтерүдә сез безне варварлыкта гаеплисезме? – ди бер матадор. Р.Фәйзуллин. Кайбер язучыларыбыз, шушы төзелешләргә багышланган сандык зурлыгы романнарында, варварлыкка мәдхия җырлады. М.Юныс. Мәскәүдә булып үткән вакыйгалардан соң, кайбер яшүсмерләр варварлык өчен кулга алынды. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә