ВАРВАРИЗМ и. гр. лингв. Чит телдән алынып, әдәби тел нормаларына ярашмый торган сүз һәм сүз тезмәләре. Сәгыйть сөйләүченең чыгышында варваризмнар куллануына игътибар итте. Х.Сарьян. Варваризмнар, кайвакыт, чит илләр алдында баш июче персонажларның, мәсәлән, русча сөйләшкәндә дә француз сүзләре катнаштырып сөйләшүче рус аристрократларының сөйләмен күрсәтү өчен файдаланыла. Әдәбият белеме |