ВА’РВАР и. гр. 1. 1) тар. Борынгы грек һәм римлыларда: аларга ят булган культурадагы һәм аңлашылмый торган телдә сөйләшүче чит ил кешесе. Римлылар, башка ят ил кешеләрен атаган шикелле, германнарны да «варварлар» дип атаганнар. Борынгы заман тарихы 2) Башкаларга карата рәхимсез, ерткыч кеше; вәхши. Халык Җиңү белән алга барганда, куркып качкан фашист варварлары. Ә.Исхак 3) Тәртипсез, тәрбиясез кеше. Исламгали өйгә керсә, бәләкәй варвар, сәгать чылбырының очын учына чорнап, гер селтәп, идән уртасында әйләнеп уйный иде. М.Мәһдиев 2. с. мәгъ. Мәдәни үсеше буенча үзләреннән түбән баскычта торган, кыргый. Варвар кабиләләр |