ВА’ННА и. нем. 1) Торба ярдәмендә канализациягә тоташтырылган, формасы һәм эшләнгән материалы төрле булган, коену, юыну өчен хезмәт итә торган зур сыешлык. Эшләрен бетергәч, ул тиз генә ваннада коенып чыкты. А.Расих. Мин, алайса, тиз генә ванна керәм. Т.Гыйззәт

2) Формасы белән шундыйга охшаган, бала юындыру өчен кулланыла торган кечерәк төрдәге савыт. Бала үзенең ваннасында бик рәхәтләнеп утыра

3) махс. Эчендәге сыеклыкка төрле әйберләр салынып эшкәртелә торган, төрле зурлыктагы һәм формадагы савыт (фотографиядә һ.б .)

4) Шул савытка тутырылган сыеклык; юыну һәм дәвалану максатыннан, аның эчендә ятып тору процессы. Шуннан дәвалану башланып китә: укол, пластинка, ванна, душ. М.Гафури

5) Тәнне кояш нурлары, һава, төрле катнашмалар һ.б. ярдәмендә дәвалау, ныгыту, чыныктыру. Көньякка барып, файдалы ләм ванналары алыгыз. А.Гыйләҗев

6) сөйл. Юыну, коену өчен шундый сыешлык белән җиһазландырылган махсус бүлмә; юыну бүлмәсе. Ул тиз генә ваннага чыгып, коенып керде. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә