ВАНИЛИН и. фр. 1) Ваниль кузагыннан алына яки ясалма юл белән табыла торган хуш исле матдә. Ванилин парфюмериядә еш кулланыла. Пычкы чүбеннән азык продуктлары, шикәр-глюкоза һәм ванилин алырга мөмкин. Ботаника 2) Кулинариядә кулланыла торган, шул матдәдән эшләнгән тәмләткеч. --- плащ эченнән бөркелгән җылы пар мин көткәнчә хәтәр булып чыкмады. Бары тирә-якка татлы ванилин исе генә җәелде. М.Әмир |