ВАНДАЛ и. лат. 1) Рим империясенең бер өлешен басып алып, Римны тар-мар иткән һәм талаган борынгы герман кабиләсе 2) күч. Культура хәзинәләрен явызларча җимерүче кеше; варвар. Иван Грозный вандалларының иң беренче эше шуннан гыйбарәт: татарларның байлыкларын талау белән бергә, ничә гасырлар тупланып килгән елъязмаларны, архивларны яндыру коточкыч вәхшилек белән башкарыла. М.Юныс |