ВАМПИРЛЫК и. Кан эчүчәнлек, кан эчеп тукланучанлык, вампиризм. Тарих китапларында язылганча, Рим империясендә җәмгыятьнең югары катлауларында кан эчү – вампирлык күренеше барлыкка килгән. Гладиаторлар сугышыннан соң, кайберәүләр сугыш мәйданында коелган канны яшәрү өчен дару урынына куллана торган булганнар. К.Гыйззәтов |