ВАМПИР и. нем. миф. 1) Славян һәм алман халыкларында, имештер, йоклаган кешеләрнең канын суыру өчен, кабердән чыгып йөри торган мәет

2) Кеше энергиясен суырып яши торган кеше. Вампирлар электромагнит кырлары көчле булганда гына үзләрен кеше итеп сизәләр. Әгәр ул көч үзләрендә кими башласа, аны бүтәннәрдән, ягъни мәсәлән, донорлардан алалар. Т.Миңнуллин. Хуҗа, лып итеп, кәнәфиенә сеңде: «Вампир, убыр икән, мылтыкны гына түгел, хәлне дә суырды». Т.Галиуллин

3) зоол. Кулканатлылар отрядына караган ярканатның бер төре. Бу сүзнең татарчасын белмим, «убыр» микән, «аждаһа» микән, «вампир» – кан эчеп яшәүче ярканат була инде, җан ияләренең иң кабахәте. А.Гыйләҗев. Вампирлар [ярканатлар] – имезүчеләр, кошлар канын эчеп тукланалар. Биология

4) күч. Кансыз, рәхимсез, шәфкатьсез зат; канечкеч кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә