ВАЛЮ’ТА и. ит. 1) Берәр ил акча системасының нигезе, илдәге акча берәмлеге (мәс ., Грециядә – евро, Япониядә – иена). Төркиянең милли валютасы – төрек лирасы. Мәгърифәт 2) Билгеле бер илнең акча системасы төрләре ( кәгазь акчалар, алтын һәм көмеш) 3) Гадәттә чит илләрнең халыкара исәп-хисапларда файдаланыла торган акча берәмлекләре, шулай ук кредит һәм түләү средстволары (вексель, чек). --- тансык һәм кадерле сәфәр иде бу. Аның кадере шунда: гастроль көннәре өчен бирелә торган тәүлеклек акча – шул илнеке, ягъни валюта белән түләнә иде. Р.Вәли. Сумның чит ил валюталарына карата нисбәтен Россия Федерациясенең Үзәк банкы билгели, һәм валюта бәясе, бюллетеньнәр аша, даими рәвештә хәбәр ителеп тора. Мәдәни җомга 4) күч. Илнең эчке һәм тышкы базарында товар алмашуда акча функциясен үти алырлык теләсә нинди товар. Тыелган эчемлек «сыек валюта»ны аңа базадан, Минзәләдән яисә Удмуртиядән машинасы белән китереп бирделәр. Я.Шәфыйков |