ВАЛЬС и. фр. 1) Өч ритмлы, салмак кына әйләнеп барудан гыйбарәт парлы бию. Әйдә, дуслар, вальс биик, ардырмыйк гармунчыны. Җыр. Ул --- вакыты белән – салмак кына, ә вакыты белән бөтерелеп-бөтерелеп, вальс әйләнде. Р.Кәрами

2) Шул биюнең көе. Хәби һәркөнне «На сопках Маньчжурии» вальсын җырлый – көнчыгыш тарихы аңа аеруча якын, аның яшьлеге Владивостокта, Порт-Артурда узган. М.Мәһдиев. Баянист Миша, көндәлек гадәтенчә, ял итүчеләрне иртәнге физзарядкага чакырып, беренче вальсны уйнап җибәрде. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә