ВАЛЧЫК и. 1) Нәрсәнең дә булса вак, вакланган бөртеге. Хәдис шәрифтә: «Төшкән икмәк валчыкларын ашаган тарлык күрмәс һәм балалары ахмак булмас» [диелә]. Мөселман гаилә календаре

2) Берәр каты әйбердән кителеп төшкән кыйпылчык, ватык. Идәндә чәчелеп яткан кара валчыклар – «Комсомолка Гөлсара» дигән җыр кисәкләре булып чыга, [Марва]---, шыңшый-шыңшый, пластинка ватыкларын җыйды ---. Ә.Баян. Чүлмәк валчыгы

3) күч. Аерым җәмгыять, сыйныф, ил яки нәселнең аңа гына хас үзенчәлекле сыйфатларын туплаган бер вәкиле. Минем бөтен теләгем --- Майсәрәне аерып калдырмау иде. Чөнки Майсәрәнең әтисе валчыгы булуын, табигате, характеры белән атасына охшаганын да яхшы белә идем. Ф.Сәйфи-Казанлы

4) күч. Бала, нарасый, сабый. Әле генә күрдем, Миус буенча агып китте минем Наташенькам ... Әйдәгез, алыйк аны – баланы, әрәм итмик валчыкны. Ф.Хөсни

5) күч. Нәрсәнең дә булса бер өлеше, кисәкчеге. Мин – аның туган иленең бер валчыгы бит. И.Гази. Әтисенә җан җылысы, яшәргә көч биреп торган, аның өчен Ватанның бер сөекле валчыгы, сагынмалыгы булган, күренекле профессор-тюрколог Сәгадәт Чыгатайның хезмәтләрен тәрҗемә итә башларга иде. Мәдәни җомга

6) күч. сөйл. Бик кечерәйтеп яки азайтып сурәтләү образы

Валчыгын да калдырмау Берәр нәрсәне бөртеген дә калдырмыйча ашап бетерү. Валчык та капмау Бөтенләй дә, бернәрсә дә ашамау. Гәүһәрнең иртәдән бирле бер валчык та капканы юк, нибары бер стакан чәй генә эчкән иде. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә