ВАЛУН и. рус Зур йомры таш, тау токымы ватыгы; сарыкташ. Бу юлны үтәр өчен, валуннарны шартлатырга яки күтәреп ташларга кирәк. Г.Әпсәләмов. Иптәшләре яр буендагы зур валуннар артына йөгерделәр, Хисмәт алардан чокырда аерылып калды һәм, берзаман, аңын югалтты... Икенче көнне Хисмәт, валуннар арасыннан, шуышып, диңгез буена килде. М.Мәһдиев |