ВАЛТО’РНА и. нем. махс. Бүрәнкәсыман киңәйгән авызлы, спираль рәвешендә бөгелгән җиз көпшәле, йомшак тавыш чыгара торган тынлы музыка коралы. --- Саба якларыннан Чистайга килеп «адашып» калган чибәр, уңган кыз, әти-әнисен, туган ягын, тынлы оркестрда, валторнада уйнап йөргән үсмер чакларын сагынуга түзә алмыйча, бөтен хисләрен, сагышларын, --- шигырь юлларына сала башлый. Ф.Тарханова |