ВА’ЛЛАҺИ ы. гар. 1. 1) Нәрсәнең дә булса чынлыгына, дөреслегенә ышандырып әйтелә торган ант сүзе. Валлаһи, и валлаһи, и валлаһи, Бәхте барлар, кырда җәйли, валлаһи! Г.Тукай. [Гәүһәр] Уй-сагышка чумып утыра, кемнедер юксынамы, болай кайгысы бармы – менә канаты сынган кош диярсең, валлаһи. Г.Әпсәләмов. Валлаһи менә, билләһи. Көннең йөзен күрмим. Кесәмдә сукыр бер тиен дә юк. Ш.Усманов. Эч поша, йөрәк яна ---. Ә син шул чакта йөгерергә, сикерергә, бөгелергә, сыгылырга тиешсең. Мәгънәсезлек, валлаһи! Ә.Еники

2) Берәр нәрсә эшләмәскә сорау, ялвару, үтенү сүзе. Җизни --- валлаһи, әйтмә, мин, әйтсәң, дөнья туздырып елыйм. Г.Ибраһимов. Аңлатып әйт, валлаһи, нинди эш соң ул? Кулга тотып, эш эшләрлекмени без хәзер?! Идел

2. и. мәгъ. Ант, катгый вәгъдә . Хөкем вакытында, Чалудан китерелгән шаһитләрнең күрсәтүе, Минтукның «валлаһие» нигезендә булган бер карар кабул ителә. К.Миңлебаев. Синең валлаһиеңа ышануы авыр

Валлаһе әгъләм гар. дини Гарәпчәдән, Аллаһ кына белә, иң белгәне – Аллаһ, дигән мәгънәдә; бер-бер эш я бер-бер сүзнең төбе дөресме, барып чыгармы-юкмы – ансын Аллаһ белсен, дигән мәгънәдә. Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм, Кырылмасмы вавы, валлаһе әгъләм? Г.Тукай. Валлаһи әгәр 1) дини Әгәр әйткән сүзем дөрес булып чыкмаса, дип, үзенә яманлык теләп каргану. Валлаһи әгәр, икмәкнең бөртеген күрергә мохтаҗ булыйм; 2) Әгәр дә сине ышандырырга Аллаһ белән ант кына җитмәсә, дип, элекке мәҗүси ияләрне дә кушып карганганда әйтелә. Валлаһи әгәр, кызарып чыккан кояштыр, торган җиремдә җир упсын! Валлаһи газим дини Олуг Аллаһ исеме белән, дип, гарәпчә ант итү. Тыңлыйсыңмы, валлаһи газим, хәзер алып китәм үзем. Г.Тукай. Валлаһи газим, дип әйтәм, сезгә караганда күбрәк файда бирер идем. М.Әмир. Валлаһи газим, шулай итәм дә. Әнә үгезләрен үзе карасын, хәләл көчкәйләрем җилгә очса очар... Н.Измайлова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә